АВЫЛ КЕШЕСЕ АТЛАРНЫ ЯКЫН КҮРӘ

„Богдан” җәмгыяте фермаларында эшләрнең оештырылуында фәннең зур казанышларына нигезләнгән алымнар күрмисең. Ләкин үз алымнары бар. Биредәге фермалар да XXI гасырның заманча терлекчелек объектлары түгел. Ә нәтиҗә юк дип әйтеп булмый. Тармак киңлегенә караганда күрсәткечләр ярыйсы.

Бу көннәрдә Богдан җәмгыяте алты центнердан артык сөт сата. Тулай продукциядә Түбән Карыш сөтчелек фермасы терлекчеләре өлеше зур. Бу фермадан көненә дүрт центнердан артык продукция эшкәртүгә җибәрәләр.Фермада, мөдирне дә исәпкә алып, дүрт терлекче; ике каравылчы ћәм ике савучы эшли. Вахит Харисов, Рәфил Мөсәгытдинов, Рәсүл Миңнегалиев, Фәнис Сабиров фермага җигүле атларда эшкә килә.

— Авыл кешесе булгач атларны якын күрәбез. Малларга азыкны да атлар ярдәмендә кертәбез. Техника эшләгән терлекчелек объектларындагыга караганда, мөгаен, безнең фермада чыгымнар азрактыр,—диләр терлекчеләр, үз эшләреннән канәгать булып.

Ни арба, ни чана вакытында гына авыррак. Эш атларына да җиңел түгел. Ферманың азык ихатасыннан төргәкләрдәге печәнне чанага мендереп маллар алдына илтеп саласы. Терлекчеләр карамагында йөздән артык сыер, алтмышка якын тана. Атларны да алар тәрбияли. Зарланмыйлар.

— Эшләгәнебезгә күрә хезмәт хакын вакытында алып торабыз,—диләр терлекчеләр, канәгатьлек хисләрен белдереп. Эшләгән кеше өчен тагын ни кирәк?

Заманча фермалардагы сыерлар да алтын сөт бирми. Печән, он белән тукланган Түбән Карыш сөтчелек фермасы сыерлары шул ук продукцияне бирә. Аерма шунда: терлекчеләрнең беләк көче генә күбрәк салына.

Зур булмаган ферма эшчәнлеге бары тик сөтчелек тармагына корылган. Биредә яшь терлекләр үстерү белән шөгыльләнмиләр. Яңа туган бозау өч көн дәвамында әнисе белән тора. Аннары аны Чуртанлыкүл авылындагы фермага илтәләр. Тана стадиясенә җиткән терлекләрне янә җәмгыятьнең Түбән Карыш фермасы кабул итә. Циклга корылган шушы алым буенча биредә инде берничә ел дәвамында эшлиләр.

Терлекчеләр малларның тизрәк яшел үләнгә басканын көтә.
Газим Талипов фотосы