АТЛАР УРЫНЫНДА “ХУҖА” ЭШЛИ

Моннан тугыз—ун ел элек “Правда” җәмгыятенең терлекчелек тармагында хәлләр шактый мөшкел иде. Ә терлекчелек объектларында эш гөрләп торса гына авыл тормышына җанлылык өстәлә бит. Соңгы елларда Сәйтәк сөтчелек фермасының корылышына үзгәрешләр кертелде. Хәзер биредә эшләр элекке белән чагыштырганда бөтенләй башкача гөрли.

Әле кайчан гына терлекчеләр җигүле атларда фермага эшкә килә иде. Хәзер инде Сәйтәк авылы һәм сөтчелек фермасы арасында ат тизәгенә тулган чана юллары күрмисең.

—Ферманы үзгәртеп-кору хуҗалыкның киләчәген хәстәрләү инде ул. Хәзер бар эшләрне дә заманча техника һәм технологияләр ярдә¬мендә башкарабыз,—ди бүгенге көндә Сәйтәк Сөтчелек фермасын хезмәтләндергән механизатор Зәбир Хәйруллин, соңгы елларда фермада башкарылган үзгәртеп кору эшләренең нәтиҗәләреннән канәгать булып..

Шулай “Правда” җәмгыяте механизаторлары үсемлекчелек тармагында да, терлекчелек объектында да эшләргә өлгерә. Мәсәлән, яз—җәй айларында чәчү, яшел урак эшләрендә кайнаган Зәбир Хәйруллин кышын фермада “Хозяин” дип аталган азык бутагычны хезмәтләндерә. Силос, салам, печән, фураж онын махсус техника катнаштырып бутап ясаган азык массасын маллар яратып ашый. Продукция җитештерү темпы да тугыз—ун ел элекке белән чагыштырганда күпкә югары. Терлекчеләр хезмәт хакы күләменә дә зарланмый.