АПК предприятиеләрендә

Хуҗалык җитәкчеләре катнашлыгында күптән түгел үткән киңәшмәдә “Урал” җәмгыятендә авыл хуҗалыгы техникасы ремонты барышы яхшы бәћаланган иде. Җәмгыятьнең Яңа Балтач звеносында аеруча җанлылык. Җир эшкәртү, чәчү техникасы әзерлек сызыгында. Ә ремонт дигәнең аларны сафка кертү белән генә чикләнми. Мәсәлән, кызу эш чорында 2ПТС-4 тагылмаларына да эш күп төшә. Хуҗалыкта алар инде күп еллар эксплуатацияләнә. Тузган өлешләре ремонт таләп итә. Ә тагылманың яңасын сатып алыйм дисәң, кимендә йөз мең сумыңны чыгарып салырга кирәк.

Оста куллы ремонтчылар булганда, авыл эшчәне “техника иске”, дигән гыйбарәне теленә дә алмас. Әлеге вакытта җәмгыятьнең Яңа Балтач звеносында Хәниф Муллаяров, Азат Нуримов, Фиргать Кашапов, Илфат Шәңгәрәевлардан торган төркем нәкъ менә шул тагылмаларны ремонтлау белән шөгыльләнә. Балта остасы, слесарь, эретеп ябыштыручы кебек ћөнәр ияләре алар.
Ремонтлап, иске техниканың эксплуатация срогын озайтып җәмгыятьнең никадәр акчасын янга калдырырга булышлык итә бу осталар.
Газим Талипов фотосы.