УКУЧЫЛАРГА ҮЗЛӘРЕН КҮРСӘТҮ МӨМКИНЛЕГЕ БАР

11 Февраль, 2016 - 10:20.Анонс

Район мәктәпләрендә белем алган, сан технологияләре белән мавыгучы кызлар-егетләргә бу айда үзләрен күрсәтү мөмкинлеге бар. Чөнки мәктәпләрдә „КРИТ-2016” информацион технолоияләр эшләр конкурсы игълан ителгән. Әлеге вакытта бәйгенең муниципаль этабы бара. 18 февральгә кадәр конкурста катнашучыларның заявкаларын һәм эшләрен кабул итәләр. Ә 19-29 февраль көннәрендә жюри конкурсның муниципаль этабына йомгак ясый һәм лаеклы дип табылган эшләрне республика этабына җибәрә.

Конкурс өч төрле яшь категориясендә: 1-4, 5-8 һәм 8-11 класслар укучылары арасында үтә. Эшләр „Анимация”, „Видеоязма һәм монтаж”, „Графика”, „Программалаштыру”, „Сайт булдыру”, „Яшь нәшер итүче” номинацияләре буенча билгеләнәчәк.

Конкурсның тематикасы да төрле. Бәйгедә катнашучылар „Ватан нидән башлана?”, „Безнең бабаларыбызга һәм ата бабаларыбызга багышлана”, „Илебез кинематографиясе күренекле эшлеклеләре”, „Совет киносы классикасы”, „ГТОда катнашучы бул!”, „Минем мәктәбем”, „Минем укытучым”, „Югары технологияләр дөньясындагы тормыш”, „Бу кызыклы” кебек темаларны сайлый ала. Шулай ук ирекле темага да эш тәкъдим итәргә мөмкин.