Такмак яз да, бәйгедә катнаш!

Республикада яшәүчеләрне агымдагы елда үтәчәк Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алуга багышланган такмаклар бәйгесендә катнашырга чакыралар. Бәйгегә эшләр 1 марттан кабул ителә башлый. Анда илебезнең балигъ булган яшьтәге һәр гражданины катнаша ала.

Зур чараны үткәрүнең матбугат үзәгеннән хәбәр итүләренчә, бәйгечеләр алдына гади булмаган бурыч куела. Ул — авыл хуҗалыгы исәбен алу турында гади, халык телендә аңлаешлы итеп сөйләү, бу зур масштаблы чараны һәр кешегә аңлаешлы һәм якын итү. Такмак исәп алучыларның эшен, аларның авыл кешеләре, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, фермерлар һәм бакчачылар белән үзара бәйләнешен күрсәтергә мөмкин.

Эшләрне текст яки видео ярдәмендә тәкъдим итәргә мөмкин. Такмакның текстын бәйгече турында барлык мәгълүматларны күрсәтеп, kuplet@vshp2016.ru электрон почтасына юлларга. Видеоформат белән эшләү ныграк кызыксындырган бәйгечеләр такмакны башкарып, видеоны төшереп YouTube видеохостингына урнаштырып оештыручыларга сала алалар.

Бәйгегә эшләр агымдагы елның 31 маена кадәр кабул ителә. Бәйгенең премия фонды — 50 мең сум.

Хөрмәтле райондашлар! Авыл җирендә яшәгән иҗатчылар! Үзенчәлекле чарадан читтә калмагыз!

Чыганак: БАШИНФОРМ.