АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ ЯРМИНКӘЛӘРЕ ОЕШТЫРЫЛА

6 Февраль, 2016 - 11:25Аида ХӘЙРТДИНОВААнонс

6 февральдә, Уфада авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырыла. Дим районында автомобиль юлы буенда яшелчә, җиләк-җимеш, ит һәм бал сатып алырга мөмкин булачак.

Башкала хакимиәтенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Ухтомский, 19 («Көньяк» базары), Боровая, 14, 3нче корпус («Юлдаш» сәүдә комплексы), Эшче хәбәрчеләр, 20 («Уңыш» сәүдә комплексы), Р. Зорге, 41 (Спорт сарае янында), Менделеев, 205а («Башкортостан» сәүдә үзәге), Кулча, 65 («Меркурий» сәүдә-кунакханә комплексы), Бакча, 2 («Орджоникидзе» сәүдә-күңел ачу комплексы) урамнарындагы фермер мәйданчыкларында авыл хуҗалыгы продукциясе сатылачак.
Чыганак: БАШИНФОРМ.