Балтач районы урманчылары „яшел калкан” сагында уяу тора Балтач сазлыкларын автотуристлар яулый Тозлыбин авылында обелиск ачылды В Старобалтачево  юные теннисисты соревновались в зачет XXII Спартакиады школьников Балтачевцы могут поддержать участника Всероссийского конкурса «Народный участковый» Балтач районында тагын дүрт эшкуар үз эшен җәелдерергә җыена Балтачевцев призывают не оставлять место ДТП Хәерле җомга иртәсе белән, дуслар барыгызны да! Яңа Ямурзада ахирәткә күчкәннәргә хөрмәт зур  Балтачевским рыболовам на заметку:  не стоит забывать о допустимых размерах рыб, разрешенных к вылову

Центр занятости населения Балтачевского района

23 июня 2010 года житель с. Сейтяково не имея работы и заработка, обратился в ГУ «Центр занятости населения Балтачевского района», с заявлением о предоставлении ему государственной услуги содействия в поиске подходящей работы. На основании заявления и предоставленных им документов, в соответствии с Законом РФ № 1032-1 от 19.04.1991 года «О занятости населения в Российской Федерации», приказом директора ГУ ЦЗН Балтачевского района данный гражданин был признан безработным и приказом ему было назначено пособие по безработице в процентном отношении к его среднемесячной заработной плате за последние три месяца по последнему месту его работы.

УРМАН ТӘРБИЯЧЕЛӘРЕ

“Аскын урманы” дәүләт унитар предприятиесенең Балтач участогында хезмәт салучы Флорит Шарафуллин бу өлкәдә — 21, Әлфрит Риянов 8 ел эшлиләр. Алар 3 мең гектардан артык урманны тәрбиялиләр. Агымдагы елда 38 гектар мәйданда җирне әзерләп ылыслы агачлар утыртуны оештырганнар. 21 гектар мәйданда агачлар өстәп утыртылган. Моннан тыш урманчылар яшел үсентеләрне саклау, урманнарны чистарту, сирәкләү эшләрен дә актив алып баралар.

Администрация муниципального района

15 Сентябрь, 2012 - 16:05.Криминаль хроника

Администрация муниципального района Балтачевский район Республики Башкортостан объявляет конкурс на замещение вакантной должности главного специалиста - главного инженера отдела сельского хозяйства Администрации муниципального района.

БАТЫРША ЭЗЛӘРЕН БАРЛАГАН

Рәфис Шәйхәйдаровның “Батырша эзләреннән” дип аталган яңа дөнья күргән китабын укыганнан соң туган уйлар
Райондашыбыз Рәфис хәзрәт Муллагатдәр улының югарыда исемләнгән яңа китабын мин зур канәгатьлек белән башыннан ахырынача бер тында укып чыктым. Әйтергә кирәк, китап эшләнеше һәм эчтәлеге ягыннан да соклангыч матур чыккан, һәм, иманым камил, райондашларымның күңеленә хуш килер.
Китапны бастырып чыгаруга хәзрәт күп көч сала, озак еллар әзерләнә. Батырша эзләреннән сәяхәттә йөри, җирле хакимият башлыклары, мәктәпләр, мәчетләр һәм төрле катлам кешеләре, зыялылары, тарихчылары, крайны өйрәнүче белгечләр белән элемтәгә керә, тарихи чыганаклар белән таныша, аларны чагыштырып анализлар үткәрә, фотоматериаллар туплый. Хәтта Батырша туган йорттан (Карышбаш — Югары Карыш) туфрак алып, бөек якташыбызның гомерен өзгән Шлиссельбург кальгасындагы каберенә илтеп салуга ирешә, ягъни Батыршаның мәңгелек рухын туган җире белән тоташтыра. Быел изге якташыбызның батырларча шәһит китүенә (24 июль, 1762 ел) 250 ел тулды. Ул вакытта ил батырына нибары 46 яшь булган. Гадәттә, шәхеснең вафат булган көнен билгеләмиләр, чөнки батырлар — үлемсез, аларның гомере — мәңгелек.

“ҖЫЛЫЛЫК БИРҮ СЕЗОНЫНА ӘЗЕРБЕЗ”

Вакыт кышка табан бара. Көндезләрен кояш җәйне искә төшереп җылытса да, көзнең төннәре, иртәләре салкын. Суык үзен сиздергән саен, кеше кышка әзерләнү хәстәрен күрә. Чикләнгән җаваплылыктагы „Коммуналь хуҗалык” җәмгыяте исә бу эшне җәйдан башлап алып бара. Бу хакта җәмгыятьнең директоры Рәлиф ӘБРАРОВ сөйли.

ПИЛМӘННӘР ҺӘМ КОТЛЕТЛАР БЕЗДӘ ДӘ ҖИТЕШТЕРЕЛӘ

“Радуга” кулланучылар җәмгыяте халыкка товарлар кайтарып сату гына түгел, продукция җитештерү юнәлешендәге эшчәнлекне дә актив оештыра. Икмәк һәм кондитер изделиеләре пешерү белән беррәттән, иттән фарш әзерләп һәм пилмән эшләп сату да җәмгыятьнең икътисади үсешендә зур урын алып тора.

ТАБИГАТЬ ШАРТЛАРЫ ЭШ АЛЫМЫН САЙЛАРГА ӨЙРӘТӘ

Көзен көлгә чәч диләр дә ул, ләкин кайчандыр көчендә булган әйтем соңгы елларда үзгәреш кичергән безнең төбәк климаты шартларына бик үк туры килми. Мондый шартларда җир эшкәртү, чәчү эшләрен классик алымнар буенча башкарсаң уңышсыз калуың ихтимал. Килеп туган хәлдән чыгу өчен игенчегә сабанны түгел аңын эшкә җигәргә туры килә. Менә быелгы табигать аномалиясе дә календарьда уҗым культураларын чәчү вакыты якынлашкан мәлне игенчене уйга калдырган иде. Әйе, булды шундый бер мәл. Вакыт кыса, җирдә дым юк. Ә җир куенына салынган арыш орлыгына шытып чыгу өчен генә дә туфракның сөрелә торган катламында егерме, ун сантиметр тирәнлегендә—кимендә җиде миллиметр дым кирәк.

Быел районның 35 мәктәбендә 2606 укучы белем алачак

. Шуларның 215е — беренчеләр.
1 сентябрь көнне районның барлык мәктәпләрендә дә Белем бәйрәменә багышланган тантаналы чаралар үтте. Аларның төп геройлары, әлбәттә, беренчеләр. Зур-зур чәчәк гөлләмәләре артыннан чак кына күренеп торган нәниләрне бәйрәмчә бизәлгән сыйныф бүлмәләре, беренче укытучылары көтеп алды. Ата-аналар аларны тырышып-тырышып мөһим вакыйгага әзерләде: иң матур костюмнар, сумкалар, чагу төсле китап-дәфтәрләр, уку әсбаплары беренчегә баручы балаларга сайлап алынды.

„КӨНЬЯК” МИКРОРАЙОНЫНДА ЯҢА МӘКТӘП АЧЫЛДЫ

Республикада яңа уку елына файдалануга тапшырылган яңа 4 мәктәпнең берсе — Балтач районында
Иске Балтач авылының „Көньяк” микрорайоны көннән-көн матурлана. Бер-бератлы калкып чыккан берсеннән-берсе күркәмрәк өйләр, урамнар белән бервакытта газ, су үткәрү, юл салу эшләре дә алып барыла. Август аенда ачылган „Белоснежка” балалар бакчасының бүлмәләре нәниләрнең шат тавышына күмелде. Беренче сентябрь көнне микрорайонда тагын зур бәйрәм — башлангыч мәктәпне ачу тантанасы булды. Районның баш архитекторы Рәфил Зарипов әйтүенчә, микрорайонда 218 йорт булачак. Монда күпчелек яшь гаиләләр урнашуын исәпкә алсак, башлангыч мәктәпнең кирәклеге ачык күренә. Туксан балага тәгаенләнгән бинада дүрт сыйныф укытылачак. 25 укучы бу көнне яңа мәктәпкә беренче сыйныфка укырга килде. Балаларны Иске Балтач, Югары Янактай, Тозлыбин авылларыннан автобус белән йөртү оештырылган. „Мәктәптә яңа дәүләт мәгариф стандартлары буенча укыту өчен бөтен шартлар да тудырылды, — ди район мәгариф бүлеге начальнигы Нурия Сабирова. — Ике катлы бинада компьютерлар белән комплектланган информатика кабинеты, спорт залы, ашханә, душ бүлмәсе, кыскасы, нәни балалар өчен бөтен уңайлыклар бар. Укучылар атнасына өч дәрес инглиз телен төркемнәргә бүленеп җиһазландырылган лингофон кабинетында үзләштерәчәк”.

„Көньяк” микрорайоны төзелешен дәүләт программасына кертү өчен район бюджетыннан ун миллион сумга якын акча бүленде, проект эшләнде һәм экспертиза үткәрелде. Республика һәм Русия конкурсында җиңү, бу проектны „Авыл хуҗалыгы үсеше” федераль программасына кертү өчен күп көч салынды.

“ЯШӘЛГӘН ГОМЕР ҺИЧ ҮКЕНЕРЛЕК ТҮГЕЛ!”

Матур язмышлы кешеләрнең гомер юлына игътибар иткәндә аларда алга омтылыш көчле булуы ачык күренә. Шушы яшәү чәме аларга ирешкән уңышларда тукталып калмаска дәрт бирә, халык арасында абруйлы, ышанычлы итә, әйдәүчегә әверелдерә. 1942 елда Иске Яхшый авылында дөньяга килеп, гомере буена туган җиренә, туган халкына хезмәт итеп яшәүче Мәүләви Вәлиев та һәрвакыт алга омтылып, намуслы яшәве белән авылдашларының һәм райондашларының ихтирамын яулаган кеше.

RSS-материал