Балтачта ГТО фестивале узды  Балтачта Рәлиф Шакирҗановның китап туе Балтачта Рәлиф Шакирҗановның китап туе Яңа Ямурза авылының мәдәният учагы йозакта   Яңа Ямурзадагы МТМ элекке  елларын сагынып  зар елый  Югары Янактайда терлекчелек фермасының гөрләп торган чаклары бар иде... Балтачта “Бурычлы кеше” операциясе башланды Чәчәкләрнең санын ишәйтүче —   Үстерүче hәм бәйләүче  Фәүкыя Иштирәк hәм Чишмә авылларының өлгер хат ташучысы  ПРИЁМ ГРАЖДАН

УҢГАН ДА СОҢ ПОМИДОРЛАРЫ!

14 Август, 2012 - 09:01Аида ХӘЙРТДИНОВАСәясәт

Иске Балтач авылында гомер итүче өлкән яшьтәге Хәнифә апа Әхмәтова элек-электән бакча үстерергә һәвәс кеше. Быелгы корылык елында да яшелчәләре ишелеп уңган уңган бакчачының. Помидор түтәлендә өлгергән бычье сердце сортлы бер помидоры 900 грамм авырлыкка җиткән.

ЧИШМӘЛӘРНЕҢ ЧЫЛТЫРАП АГЫШЫ

Кеше бер генә минут та сусыз тора алмый. Су үзенә бар нәрсәне дә ала һәм бирә. Суга әйбер ташларга, хәтта су янында начар сүзләр әйтеп әрләшергә дә ярамый. Борынгылар таң суы бигрәк тә шифалы дигәннәр. Чынлап та, таң суы көч биреп кенә калмый, бик күп чирләрдән дә дәвалый. Мәсәлән, тамак шешен, ашказанны һәм күзләрне дәвалаганда да аны кулланалар. Эчәр суларыбыз турында күп сөйләргә була.

ҖӘМГЫЯТЬ КИҢӘЮГӘ ЙӨЗ ТОТА

Районда кирпеч җитештерүгә махсуслашкан “Стройкерамика” җәмгыятенең эшен башлап җибәрүе балтачлылар өчен олы вакыйгага тиң булды. Чөнки мондый куәтле завод продукция җитештерү чыганагы гына түгел, беренче чиратта халык өчен эш урыннары да ул.

Яхшы хәбәр ЯҢА БАКЧА БӘХЕТЛЕ БАЛАЧАК ЙОРТЫНА ӘВЕРЕЛСЕН!

Район үзәгенең яңа төзелгән “Көньяк” микрорайонындагы “Белоснежка” балалар бакчасының ачылу-ачылмау хәбәре соңгы ярты елда көнүзәк тема булды, тел өстеннән төшмәде. Бакчаның әшли башлавын балалар да, аларның ата-аналары да, бинаны бизәү, җиһазландыру әшләрендә актив катнашкан тәрбиячеләр коллективы да бердәй ашкынып көтте. Ниһаять, 3 август көнне объект куллануга тапшырылды һәм аның нәни хуҗалары берсеннән-берсе матур бүлмәләргә шат тавышлары, туктаусыз йөгерешүләре белән җан өрделәр.

БУЛАЧАК ХӘРБИЛӘР ТӘРБИЯЛИЛӘР

6 август көнне «Алтын башак» ял һәм савыктыру лагеренда өченче агымны ачу тантанасы үтте. Агым «Яшь спецназчылар» исеме астында эшлиячәк. Бу юлы лагерь 40 балага үз ишекләрен ачты. Хәрби-патриотик профильле агымда балалар сәламәт һәм файдалы ял итсен өчен бар уңайлыклар да булдырылган. Алар җәйге ялдан соң яңа уку елына көч туплап, физик формаларын яхшырту өчен килгәннәр. Кыскасы, биредә булачак спортчылар, Ватанны саклаячак егетләр тәрбияләнә дисәк тә була.
«Алтын башак» ял һәм савыктыру лагеренда балаларның ялын оештыру өчен район бюджеты һәм район яшьләр комитеты тарафыннан акча бүленгән. Агымдагы елда бу юнәлеш өчен бүленгән акча 300 меңгә якын сум тәшкил итә.

БАСУЛАРДА ЭШНЕҢ КЫЗГАН МӘЛЕ

Урак дигәч, әле ул басуларда ашлык суктыру гына түгел. Чынбарлыкта исә ул — иң авыр, иң мәшәкатьле авыл хуҗалыгы кампаниясе. Игенне урып-суктыру, ашлыкны келәтләргә салу, арыш чәчү, туңга сөрү, алдагы ел өчен орлык хәзерләү. Шушы күләмле эшләрне комплекслы һәм оешкан төстә алып бара җаваплылыгы чикләнгән «Восток» җәмгыяте эшчәннәре.

НИ ӨЧЕН ЮЛ БИЛГЕЛӘРЕН ҖИМЕРӘЛӘР?

Әлегә кадәр юл хәрәкәте проблемасын күтәргәндә иң беренче чиратта юл кагыйдәләрен бозу, исерек килеш яисә яше җитмәгән гражданнарның руль артына утырып чыгуы, аларга юл куймас өчен төрле чаралар күрелсә дә, юл фаҗигаләренең еш кабатлануы телгә алына иде. Ә бүген исә яңа бер проблема килеп туды. Ул да булса юл хәрәкәтен көйләүче билгеләрне җимерү, аларны яраклылыктан чыгару, яисә бөтенләй алып ташлау.

ДЕСАНТЧЫЛАР БЕРГӘ ҖЫЕЛДЫ

2 август — көнне һәр елны солдат юлы һава-десант гаскәрләре белән бәйле ир-етеләр үзләренең данлыклы бәйрәмен билгеләп үтәләр. Безнең район үзәгендә дә һава-десант гаскәрләре көне уңаеннан бер төркем якташ-десантчылар да зәңгәр биретларын киеп очрашуга килде. Еллар үтүгә карамастан, аларның сөйләшер сүзләре, уртак фикерләре бетмәс-төкәнмәс.

БУЛДЫРА БИТ РОССИЯЛЕЛӘР!

«Россия» җәмгыятендә урак эшләре һәр елда комплекслы башкарыла. Агымдагы ел урагы да аннан искәрмә түгел. Хуҗалык басуларында 600 гектар мәйданда өлгергән арыш уңышын җыйнап алуга читтән ярдәм җәлеп итмәделәр. Үз көчләренә таяндылар. ЖВЗ-7 ургычлдарын хезмәтләндергән Илдар Аскаров һәм Илнур Гыйләҗевлар ЖВП-6 ургычында тәҗрибәле механизатор Финат Әхкамов аяз көннең һәр сәгатен, һәр минутын җаваплылык белән үткәрде. Ургыч машинистлары артыннан тезмәләргә салынган уңышны Дон һәм Нива комбайннарында суктырган Рушан Галиханов, Марат Кашапов, Фларис Әхияров һәм Рәмил Глимҗановлар өлгерлек күрсәттеләр.

БИРЕШМӘ, КҮТӘРЕЛ, РУСИЯ!

2 Август, 2012 - 08:16-Яңалыклар

30нчы җәйге олимпиада Русия Федерациясе спортчыларына әлегә мактанырлык уңышлар китерми. Ярышларның бер атнасы үтеп бара. 1 август көненә гомум команда зачетында тугызынчы урынга төште. 31 июль көнне генә “тупланма” 3 медальгә тулыланды. Бу көнне авыр атлетика буенча хатын-кызлар арасында ярышкан Светлана Царукаева командага беренче комеш медаль китерде.

RSS-материал