Балтачлылар, көнгә күпме су эчәргә кирәклеге турында беләсезме? Балтачлылар, кабактан әзерләнгән ашларны яратасызмы? Имән авылында— яшь фельдшер Авария хәлендәге торак йорт хуҗалары өчен сөенечле хәбәр Усман авылында ФАП төзелеше хакында җитди сөйләшү булды Радий Хабиров потребовал навести порядок в системе здравоохранения Башкортостана Радий Хабиров рассказал, кто продолжит работу в его команде Балтачлылар бәйрәм көнендә дә  спорттан аерылмады Йөз еллыкка — Штәнде авылында яңа мәктәп, балалар бакчасы  Ак халатлы сабыйның үлемендә гаепләнә

БӨТЕНРУСИЯ КОНКУРСЫННАН ҖИҢҮ БЕЛӘН

Бөтенрусия „Илһамлы каләм” әдәби әсәрләр конкурсында иҗатны үз иткән балтачлылар җиңү яулады. Конкурсны Идел буе федераль университеты, Татарстан Республикасының Язучылар берлеге, Бөтендөнья татар конгресс, башкарма комитеты, Әдәбият һәм сәнгать институты оештырды. Тәүге турда Татарстан, Башкортстан, Марий Эл Республикаларының шәһәр һәм районнарыннан, шулай ук Самара, Ульяновск, Саратов, Пенза, Пермь, Ырынбур, Киров өлкәләреннән 325 укучы катнашты.
Жюри әгъзалары катгый таләпләренә җавап биргән 89 югары сыйныф укучылары икенче турга чыкты.

ЯНГЫННАН САКЛАНЫГЫЗ!

Янгын сүзе һәркем өчен йөрәк өшеткеч яңгырый. Тормыш булгач бәла-казалар да чыгып тора. Еш кына мондый хәвефле бәхетсезлек очраклары гражданнарның ваемсызлыгы, янгыннан саклану чараларын төгәл үтәмәүләре нәтиҗәсендә килеп чыга. Янгын чыгу куркынычы бигрәк тә җәйге чорда арта.
Хуҗалык объектларында яисә учреждение территориясендә хәвефсезлек кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә янгын чыгу очраклары еш күзәтелә.

ГИМНАСТИКА ГЫНА ДИМӘ...

Спорт гимнастикасы — төрле гимнастик корылмаларда үтә торган иң борынгы ярыш төрләренең берсе. Гимнастика күп кенә спорт төрләренең техник нигезе булып тора. Ул техник күнегүләр генә биреп калмый, ә кешедә көч, сыгылмалылык, чыдамлылык, хәрәкәт координациясе, рухи тынычлык кебек сыйфатлар да тәрбияли.

КҮРШЕЛӘРНЕҢ ИҖАДИ КҮЧТӘНӘЧЕ

Балтач районы Магашлы-Алмантай авыл клубы һәвәскәрләре 8 май көнне безнең Башкибаш авылына зур концерт белән килделәр. Бөек Җиңү көненә багышланган тамашада дәртле биюләр дә, шигъри сүз һәм мәзәкләр дә, җырлар да яңгырады.

ЯЗГЫ БАСУДА ДЫМ КАДЕРЛЕ

“Правда” җәмгыятендә язгы басу эшләре туфракта мөмкин кадәр күбрәк дым саклауга юнәлтелгән. Җир өлгерү белән, хуҗалыкта булган барлык таркторлар көздән сөрелгән кырларда дым каплатуга “җигелде”. Чәчү эшләренә беренче чиратта сөрелеп кышлаган басуларга төштеләр. Ул арада көздән серелми калган басуларда да җир өлгерде. Механизаторлар тракторларына кәсне каплатмый җир эшкәртү агрегатларын тагып шул басуларга ашыкты. Беркадәр мәйданнарны дискалы тырмалар ярдәмендә йомшарттылар.

ЯШӘГЕЗ ӘЛЕ СЕЗ, ФРОНТОВИКЛАР!

Барлык ил халкы, аеруча олы буын кешеләре, зур әти, зур әниләребез өчен мөһим бәйрәмнәрнең берсе Бөек Җиңүнең 67 еллыгын билгеләп үттек. Ярты гасырдан артык вакыт үтсә дә, авыр сугыш еллары онытылмый, ветераннарыбыз аны күз яшьләре аша искә ала. Дәһшәтле сугыш юлларын үткән ветераннарның сафы елдан-ел кими. Алар бүген санаулы гына. Җиңү язы бездән ераклашканнан ераклаша. Буыннар алмашына. Шулай да зур әти, зур әниләребез бүләк иткән Җиңү язы мәңге онытылмас.

ТЫРЫШЛЫК НӘТИҖӘСЕЗ КАЛМАС

Язгы көннәрдә сөрелгән, чәчелгән, тәрбияләнгән басуларны күрү күңелгә өмет, куаныч өсти. Авыл кешесе бакчасында түтәлләр ачылгач та җир куенына орлык салу теләге белән яна башлый. Ә басулар хуҗалардан бигрәк тә зур хәстәрлек көтә. Җир вакытында эшкәртелеп, вакытында чәчелсә генә, көзен мул уңыш көтеп була. Җаваплылыгы чикләнгән “Рассвет” җәмгыятендә моны аңлап, язгы кыр эшләрен оешкан төстә, яхшы темпта алып барырга тырышалар. “1800 гектар җирдә дым каплатуны, 500 гектар мәйданда уҗым һәм 826 гектар мәйданда күпьеллык үлән басуларын тырматуны тәмамладык. Көздән сөрелгән 920 гектар җирдә культивация эшләре үткәрдек. 500 гектар мәйданда бодай чәчелде, шуның 400 гектары тыгызланды”, — дип хуҗалыкта алып барылган эш нәтиҗәләре белән таныштырды агроном Данил Фархутдинов.

ТЕЛЛӘРЕННӘН “БАЛ ТАМЫЗДЫ” НӘФИС СҮЗ ОСТАЛАРЫ!

26 апрельдә — бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә — Нөркәдә “Илһам баскычлары” район шигърият конкурсы үтте. Чара республикада игълан ителгән балачак иминлеге һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту елына багышланды. Моннан тыш, тарихи һәм әхлакый темаларга багышланган чыгышлар да күп булды. Нөркә тамашачысы патриотик рухта язылган әсәрләрне дә, сатирик шигырьләрне дә бердәй аңлап, чыгыш ясаучыларга ярдәм итеп, алкышлап кабул итә белә. Электән тамашалар күреп, үзләре һәм якыннары кушылып уйнап, сәхнәгә хөрмәт белән тәрбияләнгәнгә шулайдыр бу. “Нөркә авылы бу чараны үз итте. Үткәргән чараларга халыкның дәррәү йөрүе күңелле”, — дип билгеләде чыгышында район мәдәният бүлеге җитәкчесе Гали Сәрвәртдинов. Чынлап та, гала-концерт сәхнәсе Нөркә, Имән үзешчәннәреннән гөрләп торды: “Гөлбәзир” халык фольклор ансамбле, укытучыларның вокаль коллективы, халык театры артистлары, җырчылар Рәһинә Назметдинова белән Гөлфирә Гыйндуллина, моңлы егет — нөркәле Разия һәм Рәиф Вәлиевларның оныгы Илнур, гармунчылар Кадим Вәлиев һәм Наил Фаридонов, тыңлап туймас моң иясе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Светлана Вәлиева, аның ашкынып, яңа “табадан төшкән” китабын алып кайткан язучы кызы Лира Ибраһим-Вәлиди, өстәвенә, авыл мәдәният йорты җитәкчесе Илүсә Кашапова быел ике төркем укучыларны да биюгә бастырган, — әйтерсең, бөтен Нөркә, Имән авыллары сәхнәгә менгән, ә тамаша залы барыбер шыгрым тулы! Ни дисәң дә, мәдәниятле авылларыбызның берсе ул — Нөркә.

КИЧЕР, ӘТИ, КАБЕРЕҢӘ ЧӘЧӘКЛӘР САЛАЛМАДЫМ...

Әтием Мөхәмәтгаян Галиевның рухына эндәшү
Әтием! Әле 2012 ел бара. Фән һәм техника бик алга китте. Шуның белән бергә күрәзәче-сихерчеләр, экстрасенслар да күбәйде. Хәтта үлгәннәр рухы белән бәйләнешкә керәбез, диючеләр бар. Бу дөрес булса, син мине ишетерсең. Минем сиңа әйтер сүзләрем бар...

Прокуратурой Балтачевского района РБ проведена проверка исполнения законодательства о закупках для муниципальных нужд образовательными учреждениями района

Проведенной проверкой выявлены нарушения требований Федерального Закона «О размещении заказов на поставки товаров, выполнение работ, оказание услуг для государственных и муниципальных нужд» (далее – Закон).

RSS-материал