„Алтын башак” та  икенче агым ачылды БУРЫЧЫҢНЫ ВАКЫТЫНДА ТҮЛӘ Мәрхәмәтле  егет һәм кызларыбыз бар Балтачның моңлы җырчылары  Азалия һәм Айгиз— „Ирәндек моңнары”нда Ләйсән Камилҗанова Балтач халкын үзе пешергән икмәк белән сыйлый  Балтачлыларны яшь рәссамнар эшләре күргәзмәсен тамаша кылырга чакыралар Матурлык дөньяны коткарыр  Помидорлары кып-кызыл булып пешеп утыра „ХАЛЫКЛАРНЫ БЕРЛӘШТЕРГӘН СӨЕКЛЕ БАШКОРТСТАНГА ДАН” Балтачта Халыкара Гаилә көне

Йөз илленче гражданлык акты

Республика бәйрәме уңаеннан районда тантаналы чаралар саны бермә-бер артты. Шундыйларның берсе аеруча күркәм төс алды. Берсен –берсе табышып, кавышкан яшь парлар Венера Газнәви кызы һәм Айнур Радиф улы Кәшфиевлар, Эльза Фәнзәви кызы һәм Рөстәм Фәрит улы Гыйльвановлар гаиләләре никахларын законлаштырдылар.

ИСТӘЛЕКЛЕ УРМАН ҮСӘР

Нинди дә булса юбилей истәлегенә урман булдыру традициясе электән үк килә. Район җирлегендә истәлекле урманнар бар.

ТӘВӘККӘЛ КЕШЕ ТАШ ЯРА

Эштән куркмаган, үз көченә ышанган, булдыклы кешеләр бервакытта да заманга зарланып кул кушырып утырмый, кемнедер гаепләп, үзен жәлләтеп, гомерен бушка уздырмый. Авылда тормыш авыр, дип күп сөйләнелсә, язылса да, моның киресен хезмәтләре белән исбатлап яшәүче кешеләр, гаиләләр бар. “Эш эшләми, уңыш килми; кәсеп итми, табыш килми”, дигән халык мәкале бар. Бу сүзләр Тушкыр авылында көн итүче Бабаяннар гаиләсе турында әйтелгән кебек.

ЮБИЛЕЙ КӨНЕНДӘ—ЮГАРЫ ӘЗЕРЛЕКТӘ

6 Октябрь, 2012 - 14:21.Яңалыклар

4 октябрь көнне Русия Федерациясендә Гражданнар оборонасы булдырылуга 80 ел тулды. 1932 елның нәкъ шушы көнендә СССР Халык комиссарлары советы “СССР территорияләрен һава һөҗүменнән саклау турында” карар тәсъдыйк иткән.

ГОМЕРНЕҢ АЛТЫН КӨЗЕНДӘ

Күркәм традиция төсен алган өлкән яшьтәге кешеләр көне күңелгә якын, якты бәйрәмнәребезнең берсенә әверелде. Әлбәттә, бу көндә аерым игътибарыбызны әти-әниләребезгә, әби-бабайларыбызга юнәлтергә тырышабыз. Кыскасы, елдан –ел дөньяви күләмдә билгеләнгән бәйрәмнең җәмгыятьтәге әһәмияте арта бара.

ЧИШМӘЛӘР АКСЫН ӘЛЕ, ЮЛЛАРЫН ТАПСЫН ӘЛЕ,,,

Хәер, бүген һәммәбездә табигать бүләк иткән хазинәләрдән иркен файдаланабыз. Көндәлек яшәешебездә кулланылган чиста суны гына алсак та, аның чыннан да яшәеш чыганангы икәнлегенә кабат-кабат инанабыз. Шуңа күрә су чыганакларын саклау, кадерләү һәрвакытта да безнең беренчел бурычыбыз булып калырга тиеш.

ЯРМИНКӘЛӘР ЯКЫНАЙТА АВЫЛ ШӘҺӘР АРАСЫН

25 Сентябрь, 2012 - 08:19Дамир ХӘЙРТДИНОВЯңалыклар

Көзге ярминкәләр чорын башкала халкы көтеп ала. Чөнки уфалылар өчен азык-төлек запасын чагыштырмача арзан хакларда тулыландыру мөмкинлеге бу. Авыл-шәһәр арасында мондый бәйләнеш булганда товар җитештерүче өчен базарны өйрәнү җињел. Ә кулланучыга арадашчы катнашыннан тыш, товарны җитештерүче кулыннын турыга сатып алу мөмкинлеге туа.
22 сентябрь көнне республика төбәкләреннән авыл хуҗалыгы товарлары төяп килгән мењнән артык автомашина башкаланыњ көзге ярминкә нокталарында тупланган.

АСКЫНГА —ТУРЫ ЮЛДАН ЯКЫНРАК

22 Сентябрь, 2012 - 08:40Дамир ХӘЙРТДИНОВЯңалыклар

Халыкта: “Урау булса да, юл яхшы,”—дигән әйтем бар. Автомобиль юллары картасына кертелгән маршрут буенча Иске Балтачтан Аскынга барырга уйласаң ике йөз километр чамасы юл үтәргә кирәк. Борай-Баженов-Яугилде авыллары яныннан үтә бу маршрут. Җиңел автомашинада шушы араны үтү ике-өч сәгать вакыт ала. Туры юл күпкә якынрак та соң. Ләкин елның төрле мизгелләре бар шул. Ни арба, ни чана вакытларында ике район арасындагы бу юлның үтә алмаслык хәлгә төшкән урыннары очрый.

“БҮГЕН БАТЫРЛЫКНЫ АЧЫК МӘЙДАННАРДА КҮРСӘТИК!”

15 сентябрь көнне районда тарихи шәхес — 1755 елгы күтәрелешнең идеологы Габдулла Галиев-Батыршаның тууына — 300, дөньядан үтүенә 250 ел тулуга багышланган чаралар булды. “XVIII гасыр мәгърифәтчесе Габдулла Галиев-Батыршаның биографиясе һәм 1755 елгы халык күтәрелешенең яңа битләре” дип аталган фәнни-гамәли конференцияне ачып, район Хакимияте башлыгы Рәфил Галләмов Балтач районының үткәненә һәм бүгенгесенә анализ ясады. Башкорт-татар халкын яуга күтәрерлек көчкә ия булган шәхес ни өчен нәкъ Югары Карыш авылында барлыкка килгән? Район Хакимияте башлыгы моның сәбәпләрен арестантларны Себер каторгаларына җәяүләп куа торган, халык телендә әле бүген дә “Себер юлы”, “Катаржаннар юлы” дип сакланып килгән юлның Югары Карыш авылы буеннан үтүендә, халыкның, бигрәк тә зирәгрәк, укымышлырак, игътибарлырак кешеләрнең катаржаннарның сөйләүләреннән илдәге хәл-торыш турында күзаллауларында, зарларын күңелләренә сеңдереп яшәүләрендә, заманның сәяси сулышына үз карашлары барлыкка килүдә күрә. “Батырша восстаниесе Башкортстанда яшәгән халыклар өчен генә түгел, гомум ил өчен дә мөһим вакыйга булган, аның нәтиҗәләре Русиядәге сәяси һәм дини тормышка зур йогынты ясаган. Безнең районнан шундый бөек шәхес чыгуы белән без горурланырга хаклыбыз һәм тиешбез”, — дип билгеләде ул. Төп доклад белән БР Дәүләт җыелышы — Королтай рәисе урынбасары, Русия Федерациясенең язучылар, рәссамнар һәм журналистлар берлекләре әгъзасы, БРның атказанган юристы, БРның Ш. Ходайбердин исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рафаил Зинуров чыгыш ясады. Ул телмәрендә Батырша шәхесенең гениальлеген һәм фаҗигалелеген ачуга иреште, 1755 елгы халык күтәрелешенең сәбәпләрен, элек булган башка восстаниеләрдән аермасын билгеләде һәм Батырша тарафыннан язылган өндәмәнең эчтәлеген анализлады. Рафаил Нариман улы тарихыбызның Батырша күтәрелеше чорына багышланган китаплар һәм район музеенда сакланган батыр сынының авторы буларак та билгеле шәхес.

Прокуратура разъясняет

Прокуратурой Балтачевского района проведена проверка состояния законности и результативности принимаемых мер по осуществлению профилактики, предупреждению и пресечению незаконной миграции ОУФМС РФ по РБ в Балтачевском районе в ходе которой выявлены отдельные нарушения.

RSS-материал