БЕРЕНЧЕ МӘКТӘПНЕҢ ДАН МУЗЕЕ ЯЛГАН ПОЛИС КУЛЛАНУ — ҮЗ-ҮЗЕҢНЕ АЛДАУ Ит продукциясенә ветеринария таләпләре катгыйланды Талант өчен илһам нуры— Анфиса Кыш — икеләтә сынаулы чор Файдасын үзең күрерсең Барысы да үзебезгә бәйле     Киләчәктә дә җиңүләр күп булсын! Кем акчаны күбрәк туздыра? Кулланып карагыз

КАР СУЛАРЫ ЭРЕП ТӨШКӘЧ ХАСИЛ БУЛДЫ ДАРЬЯЛАР

Белгечләр фаразларына караганда, быел елгаларда апрель уртасында гына боз кузгалырга тиеш иде. Көчле ташкын булмаячак дип тә фаразладылар. Кайда ничектер, безнең тарафларда елгалар боздан иртәрәк ачылды. Үткән атна ахырындагы явым -төшем һәм якшәмбесендә һава температурасы кискен күтәрелүе моңа булышлык иткәндер, мөгаен. Ташкын үткән еллардагыдан кайтыш дип әйтеп булмый. Кайбер елгаларда көчлерәктер дә бәлки. Мәсәлән, Иске Балтач тирәсендә Карыш елгасының соңгы елларда быелгы кадәр ташыганын хәтерләмим. Үткән атнаның якшәмбе көнендә елгада су кискен күтәрелеп тугайларга җәелде. Яр буенда яшәүчеләрне борчуга салды. Күпер субайларына һәм тугайларда тотылып калган зур-зур боз кисәкләрен Карыш елгасының Иске Балтач тирәсендәге үзәне буйларында әле дә күрергә мөмкин.

Телефоны „Горячей линии”

12 Апрель, 2012 - 11:00-Яңалыклар

Граждане могут обратиться по телефонам „Горячей линии”. Военный комиссариат РБ: начальник отдела (подготовки, призыва и набора граждан на военную службу по контракту) (347) 253-13-48, общественная приемная (347) 228-02-92, военный прокурор уфимского гарнизона (347)250-05-10, экстренная психологическая помощь (347)273-09-00.

ӘДИПЛӘР ЯҢА КУЛЪЯЗМАЛАРНЫ ТИКШЕРДЕ

5 апрель көнне “Балтач таңнары” гәзите редакциясендә БР Язучылар оешмасының татар телендә иҗат итүче язучылар берләшмәсенең күчмә утырышы үтте. Анда Борай районыннан Алия Хәйруллинаның һәм Тәтешле районыннан Миләүшә Гәрәеваның — шигырь, Балтач районыннан Габделсамат Гатинның — көлкеле хикәяләр, Аида Хәйртдинова һәм Рима Каһарманның (Вәлиева-Каһарманова) проза әсәрләре кулъязмалары тикшерелде. Семинарның эшендә муниципаль район Хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов катнашты.

БУЛДЫРАСЫҢ, РАМИЛ

Рамил Шафиев минем күз алдымда үсте. Ул минем укучым. Мин аның бәләкәй чагыннан ук спортка тартылуын күреп соклана идем. Җиргә кар төшкәнен көтеп алган чаклары гына да ни тора. Чаңгыга басарга ашкынып торган Рамил малай чагыннан ук кыш җиткәнен ашкынып көтте. Уйнарга ул гел чаңгыда чыкты. Нәтиҗәдә, мәктәп яшенә җиткәндә, спортчы булып өлгергәнен сизми дә калды.

“ЯЛКЫН”НЫҢ ҖИҢҮГӘ ОМТЫЛЫШ ЯЛКЫНЫ

Башкортстан Республикасы Хоккей федерациясе инициативасы белән “Урал” хәйрия фонды советы республикада Үсмерләр хоккей лигасын булдыруны хуплады. 2011 елның декабрь аенда лига булдырылды. Ул алты зонага бүленгән. Шул көннән башлап “Урал” хәйрия фонды советы үсмерләр хоккей лигасының генераль партнеры. Агымдагы елның өч аенда фонд советы республика буенча үсмер хоккейчыларны туплаган 22 командага спорт амунициясе сатып алу өчен 3,9 миллион сум акча күчергән. Регуляр матчларны оештыру өчен 2,1 миллион сум акча юнәлткән, ә финал ярышларын оештыру һәм тренерлар өчен күнегүләр киңәшмәсе үткәрү максатлары өчен өстәмә 333 мең сум күләмендә акча бүлгән.

БӘЙГЕГӘ ЛАЕКЛЫЛАР ГЫНА ЧЫГА!

1 санлы Иске Балтач урта мәктәбендә “Ел педагогы - 2012” район конкурсы үтте. Район Хакимиятенең мәгариф бүлеге, балалар иҗат үзәге һәм спорт мәктәбе оештырган бәйге балаларга өстәмә белем бирүнең ролен күтәрүгә юнәлтелә. “Конкурс икенче тапкыр үткәрелә. Районда балаларга өстәмә белем бирү буенча эшләгән ике учреждение педагоглары да бәйгедә катнашу өчен зур әзерлек эшләре алып барды. Бүген алар арасыннан иң талантлысын сайларга кирәк. Җиңүче республика күләмендә район исемен лаеклы якларлык булсын!” — диде конкурсны ачу тантанасында балалар иҗат үзәге директоры Азат Әхкамов.

МАТУР БАСА БЕЛГӘННӘРНЕ ҖЫЙДЫ БӘЙГЕ СӘЙТӘККӘ!

Бию сәнгатен сөюче райондашларыбыз 30 март көнне Сәйтәк авыл мәдәният йортына агылды. “Өзә бас – 2012” конкурсы барлыгы 310 кешене: 24 зур, 20 кече коллективны, 17 ялгыз биючене кабул итте. Мәдәният йорты иртәнге сәгать унбердән алып кичке унга кадәр гөрләп торды. Алай гына да түгел, бу конкурска әзерлек чорында клубларда, мәктәпләрдә дә мәдәни тормыш җанланды: район мәдәният сарае методистлары Алсу Әхмәтсафиева, Илмир Фәридонов, Ирина Хәмәтьяровалар, хореографлар Раушания Йосыпова, Венера Баландина һәм Алина Вәлиәхмәтовалар авылларга йөреп коллективлар өчен биюләр салдылар, ярдәм күрсәттеләр.

“ИЛЕБЕЗНЕҢ ЧЫН САКЧЫСЫН ҮСТЕРГӘНСЕЗ!”

Ата-ана өчен бала — дөньяда иң кадерлесе. Кашык тотып ашарга, беренче адымны атларга, беренче сүзләрне әйтергә, укырга, эшләргә, кешеләр арасында яшәргә өйрәтеп үстерәбез аларны. Авырлыклардан араларга, гел бәхетле итәргә тырышабыз. Көябез, янабыз, төннәрдә йокламыйбыз, күпме йөрәк көче түгәбез алар өчен! Шулкадәр кадерләгән баланы еракларга озату, аңардан аерылу авыр, әлбәттә. Ил алдында бурычын үтәргә киткән егетләрнең ата-аналары мең газаплар, мең куркулар кичерә. Әмма улларының яхшы хезмәте турында ишетү, аларны сау-сәламәт каршы алу бәхете сагыну-әрнүләрне дә, ирексездән тамган күз яшьләрен дә оныттырадыр.

ТАГУН КИЛСӘ—ЭШ ХАРАП

Дуңгызларның Африка тагуны авыруын африка бизгәге, көньяк африка тагуны, монтгомери авыруы дип тә атыйлар. Чир беренче тапкыр 1903 елда Көньяк Африкада теркәлгән. Чирне үткәрү формаларының тиз үзәрүе Африка тагунының эпизоотологик үзенчәлеге булып тора. Авыру каты формада үткәндә дуңгызлар тулысынча һәлак була. Шулай ук чирнең хроник формасы күзәтелә. Инфекция йөрткән дуңгызда тагунның билгеләре күренмәскә дә мөмкин. Аның ничек таралуын алдан фаразлап булмый. Русиядә 16 урында дуңгызларның Африка тагуны белән авыруы теркәлде. Безнең республикага якын урнашкан Саратов һәм Ырынбур өлкәләрендә дә бу чирнең килеп чыгуы уяу булырга өнди.

МӘДӘНИЯТ САРАЕ ИШЕКЛӘРЕН АЧТЫ

Үзешчән сәнгать коллективларының “Дуслык чәчәк ата” исеме астында үткән республика фестивале Балтачка да килеп җитте. Район Хакимият башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов көтеп алынган чараны ачып: “Ел ярымга сузылган ремонтка бәйле өзеклектән соң район мәдәният сараеның ишекләре ачылды. Мәдәният учагын төзекләндерүгә зур средстволар бүлү республика икътисадының моңа сәләтле булуын күрсәтә. Район халкы да шундый мәһабәт, заманча, матур мәдәният сараена лаек!” — дип белдерде.

RSS-материал