„ХАЛЫКЛАРНЫ БЕРЛӘШТЕРГӘН СӨЕКЛЕ БАШКОРТСТАНГА ДАН” Балтачта Халыкара Гаилә көне  Балтачның өстәмә белем бирү педагоглары бәйгесе  Балтачта   хәрби-кыр җыеннары Пожароопасный период Леса - наши богатства  Вил Шафиков кубогы – Балтач командасында “Алтын сетка”  волейбол турниры узды  Балтачлылар кул көрәштерү алдынгы сафларда  Балтачлылар XXVI Авыл уеннарында икенче урын яулады

УҢЫШЛЫ СӘЯХӘТ

Казанда үткән татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиадада Югары Карыш урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Айдар Гомәров III урынга лаек булды, диплом һәм iPAD Интернет-планшеты белән бүләкләнде.

БУРЫЧЛАРЫН НАМУСЛЫ ҮТӘГӘН ӨЧЕН

13 Ноябрь, 2012 - 09:51.Яңалыклар

Бәйрәм бүләксез булмый. РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантана да шатлыклы мизгелләргә бай булды.

ПОРУЧИТЕЛЬ БУЛУ САЗГА БАТЫРМАСМЫ?

Җаваплылыкны үз өстенә алучы (поручитель)— кредит буенча банк алдындагы барлык йөкләмәләрне дә үтәячәк, дип бер кеше өчен җаваплылыкны үз өстенә алган икенче кеше (юридик шәхес).

“БУРАТИНО” МУЗЫКАЛЬ МАҖАРАСЫ НӘНИЛӘРНЕ КӨТӘ

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры коллективы нәни балтачлыларга “Буратино-Remake” спектаклен алып килә. БРның халык артисты Алмас Әмиров белән берлектә Айрат Әбушахманов сәхнәгә куйган бу тамаша балаларга да, аларның әти-әниләренә дә ошар, дип уйлыйбыз. Чөнки барыбыз да бәләкәйдән укып үскән бу әкият бөтенләй яңача сәхнәләштерелгән. Халыкара һәм бөтенрусия заманча хореография фестивальләре лауреаты хореограф Яна Головченко куюында брейк-данс һәм клуб стилендәге музыкаль аранжировкалар әсәргә яңа сулыш бирә, балалар аны кызыксынып, яратып кабул итә. Ш. Бабич исемендәге дәүләт республика яшьләр премиясе лауреаты композитор Урал Иделбаев иҗат иткән көйләрдә яңгыраган курай тавышы исә әкияткә тылсым көче өсти кебек.

БАЛТАЧ СӘХНӘСЕНДӘ — УФА АРТИСТЛАРЫ

22 ноябрь көнне район мәдәният сараенда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры гастрольләре үтәчәк. Театрның баш администраторы Рима ЗӘЙНУЛИНА белән әңгәмәбез шул хакта.

ХӘРБИ ХЕЗМӘТКӘ АЛУ КАМИЛЛӘШӘ...

Хәрби часть һәм берләшмәләрне даими әзерлек хәленә күчерү, гаскәрләрне заманча корал һәм хәрби техника белән җиһазландыру, Кораллы Көчләрнең яңа йөзен булдырган мәлдә гаскәрләрне рядовойлар һәм сержантлар составы белән комплектлау системасы арытабан камилләшүне таләп итә.

ЯҢА СОВЕТ ЭШЕН БАШЛАДЫ

3 Ноябрь, 2012 - 08:00.Яңалыклар

Өченче чакырылыш муниципаль район Советының оештыру утырышы үтте. Аның эшендә республика Президенты Хакимияте вәкиле, республиканың Дәүләт Җыелышы — Корылтайның комитет рәисе урынбасары Валерий Лебедьков, республиканың «Кызыл таң» гәзите редакторы Фаил Фәтхетдинов, район Хакимияте башлыгы Рәфил Галләмов, Авыл биләмәләре башлыклары, оешма, предприятие, учреждение җитәкчеләре катнашты.

БАЛТАЧ ЯШЬЛӘРЕ ФИНАЛГА ЧЫКТЫ

Башкортстан Республикасының XX Авыл спорт уеннары кысаларында ир-егетләр һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол уены буенча зона ярышлары үтте. Бу юлы Аскын, Борай, Караидел, Калтасы, Тәтешле, Мишкә районнары волейболчылары Балтач районы җирлегендә очрашты. Әлбәттә, киеренке уен барышында районның волейболчылар командасы (составта: Айрат Садыйков, Илнар Фаридонов, Илдар Шәяхмәтов, Илмаз Мифтахов, Динар Җиһангиров, Илдар Гатин, Ринат Әхмәтшин, Рөстәм Шәйнуров, Айдар Бакиров, тренерлары Айрат Садыйков) яхшы уен күрсәтте.

ИҢ ЯХШЫ БАШКОРТ ҺӘМ РУС ТЕЛЕ УКЫТУЧЫЛАРЫ

Республикада ел саен иң яхшы башкорт һәм рус телләре укытучыларын билгеләүче конкурс үтә. Аның җиңүчеләре халыкара укытучылар көне алдыннан Уфада профсоюзлар йортында бүләкләнде. Безнең районнан Иске Балтач беренче урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Руфина Фәтхиева һәм Түбән Сикияз урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Хәйруллиналарга БР Мәгариф министры диплом һәм акчалата премияләр тапшырды.

АБРУЙЛЫ ТАБИБ

30 Октябрь, 2012 - 11:03Эльвира НУХОВАБу кызыклы

Андый кешеләр турында язуы җиңел дә, күңелле дә. Җиңел чөнки, матур сүзләр сайлап торасы юк. Күңелле чөнки, кешесе яхшы. Сүзем Тибел авылындагы фельдшер-акушерлык пунктында фельдшер булып эшләгән һәм бүген хаклы ялда булган Ирина Мурзина хакында.

RSS-материал