„Алтын башак” та  икенче агым ачылды БУРЫЧЫҢНЫ ВАКЫТЫНДА ТҮЛӘ Мәрхәмәтле  егет һәм кызларыбыз бар Балтачның моңлы җырчылары  Азалия һәм Айгиз— „Ирәндек моңнары”нда Ләйсән Камилҗанова Балтач халкын үзе пешергән икмәк белән сыйлый  Балтачлыларны яшь рәссамнар эшләре күргәзмәсен тамаша кылырга чакыралар Матурлык дөньяны коткарыр  Помидорлары кып-кызыл булып пешеп утыра „ХАЛЫКЛАРНЫ БЕРЛӘШТЕРГӘН СӨЕКЛЕ БАШКОРТСТАНГА ДАН” Балтачта Халыкара Гаилә көне

Балтач көрәшчеләре сынатмады

10 Май, 2018 - 16:40

Быел безнең районда бер спорт төре көрәш буенча зона ярышлары үтте. Тәтешле, Борай, Караидел, Аскын, Калтасы һәм Балтач районнары көрәшчеләре зона ярышларында көч сынашты. Зонада беренчелек яулаган балтачлылар республика күләмендә дә яхшы күрсәткечләр алуга иреште.

Хөрмәт белән хаклы ялга

8 Май, 2018 - 16:24

Утырышлар залында бүлекчә начальнигы Андрей Самышев, төрле тармакта хезмәт итүче полиция хезмәткәрләре җыелган иде. Озак еллар хокук сагында торган Вадим Галләмов, Руфат Әхмәтнуров, Вил Мансуров, Илфат Гыйльмияровларны изге теләкләр юллап, хаклы ялга озаттылар. Күркәм чара изге теләкләр, истәлекле бүләкләр белән озатылды.

Туксан дүрт яшьлек Канипа Акитова тыныч тормышның кадерен белеп яши

8 Май, 2018 - 11:16

Югары Иванай авылында Бөек Ватан сугышы ветераны Сабирҗан Акитовның тол калган тормыш иптәше Канипа Янбиковна гомер кичерә. Унынчы дистәне ваклаган әби тормышның ачысын күп күргән. Колхозлаштыру мәле, сугыш чоры, сугыштан яраланып кайткан Сабирҗаны белән тормыш көтүләре үзе бер китап язарлык. Шул дәверләрне читтән күзәтүче, шаһиты гына түгел, аның эчендә “йөзгән” кеше ул.

“Яшьлек” тә Балтач, Борай районы, Бөре шәһәре йөзүчеләре көч сынашты

7 Май, 2018 - 16:25

“Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында шәхси эшкуар Галтаф Муллаәхмәтов кубогына йөзү буенча ярышлар оештырылды. Бәйгеләрдә Борай, Балтач районнарының һәм Бөре шәһәренең иң көчле йөзүчеләре көч сынашты. Ярышларда 5 дистәдән артык яшь спортчы катнашты.

КЭС-Баскет буенча дусларча турнир

4 Май, 2018 - 16:36

1 Май көнне “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында КЭС-Баскет буенча дусларча турнир оештырылды. Бу спорт төрен үз итүчеләр киеренке бәйгедә алдынгы булырга омтылды.

РАЙОН ҮЗӘГЕНДӘ ШАХМАТ КЛУБЫ АЧЫЛДЫ

3 Май, 2018 - 11:24

Иске Балтач 1нче урта мәктәбе базасында бәйрәм көннәрендә шахмат клубы ачылуы интеллектуаль спорт төрен үз иткәннәр өчен зур бүләк булды. Ни дисәң дә, хәзер шахмат уйнау өчен махсус урын булдырылды. Бу адым, бәхәссез, районда шахматның үсүенә китерәчәк . Чарада район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев катнашты, шахмат уйнарга яратучы райондашлар җыелды.

Каен суыннан лимонад

28 Апрель, 2018 - 15:07

Кирәк:
Каен суы 1 л,
Лимон 1,
Шикәр тәменчә.
Әзерләү:
Бер лимонны сутына тәменчә шикәр өстәгез. Кәстрүлгә каен суын салып, лимон сутында эрегән шикәрне кушыгыз. Болгатыгыз һәм утка куеп , кайнап чыгуга кадәр җиткерегез. Эчемлекне салкынча килеш авыз итегез

Татлы сыр

28 Апрель, 2018 - 15:01

Кирәк булачак:

Кекслар пешерү өчен тәгаенләнгән силикон формалар.
Шоколад 100 г.,
Эремчек (9 процентлы) 200 г.,
Атланмай 50 г.,
Сгущенка 3 аш кашыгы,
Джем 50 г.

Әзерләү:

Кәбестә коймагы

27 Апрель, 2018 - 15:23

Кирәк
450 грамм кәбестә
1 йомырка
1 зур суган
200 грамм кефир
1/3 чәй калагы камыр йомшарткыч
0,5 чәй калагы тоз
Чеметем борыч
1 аш кашыгы бәрәңге крахмалы
7-8 аш кашыгы он.
Эш барышы
1. Кәбестәне саламсыман турыйбыз да суты чыкканчы уабыз.
2. Суганны эре кыргыч аша үткәрәбез.
3. Кәбестә белән суганга кефир, разрыхлитель, он, бәрәңнге крахмалы, тоз, борыч салып болгатыбаз.

Сокландыргыч ак яулыклы Зөләйха Сәитгалиева

27 Апрель, 2018 - 11:25

Кемнәргә генә мондый бәхет татый соң? Авыр сугыш елларын үз иңнәрендә кичергән ак яулыклы әби, һәр көннең кадерен белеп яшәргә өнди. Ул 1928нче елның 29 февралендә дөньяга килгән. Унөч яшеннән чит якларда торф чыгаруга йөргән ул. Язгы ташкын вакытында боз өстенә утырып Карыш елгасы аша чыкканын ачынып сөйли. Ђомга намазын калдырмый. Төрле ярышларда теләп катнаша.

RSS-материал