26 апрельдә — бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә — Нөркәдә “Илһам баскычлары” район шигърият конкурсы үтте. Чара республикада игълан ителгән балачак иминлеге һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту елына багышланды. Моннан тыш, тарихи һәм әхлакый темаларга багышланган чыгышлар да күп булды. Нөркә тамашачысы патриотик рухта язылган әсәрләрне дә, сатирик шигырьләрне дә бердәй аңлап, чыгыш ясаучыларга ярдәм итеп, алкышлап кабул итә белә. Электән тамашалар күреп, үзләре һәм якыннары кушылып уйнап, сәхнәгә хөрмәт белән тәрбияләнгәнгә шулайдыр бу. “Нөркә авылы бу чараны үз итте. Үткәргән чараларга халыкның дәррәү йөрүе күңелле”, — дип билгеләде чыгышында район мәдәният бүлеге җитәкчесе Гали Сәрвәртдинов. Чынлап та, гала-концерт сәхнәсе Нөркә, Имән үзешчәннәреннән гөрләп торды: “Гөлбәзир” халык фольклор ансамбле, укытучыларның вокаль коллективы, халык театры артистлары, җырчылар Рәһинә Назметдинова белән Гөлфирә Гыйндуллина, моңлы егет — нөркәле Разия һәм Рәиф Вәлиевларның оныгы Илнур, гармунчылар Кадим Вәлиев һәм Наил Фаридонов, тыңлап туймас моң иясе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Светлана Вәлиева, аның ашкынып, яңа “табадан төшкән” китабын алып кайткан язучы кызы Лира Ибраһим-Вәлиди, өстәвенә, авыл мәдәният йорты җитәкчесе Илүсә Кашапова быел ике төркем укучыларны да биюгә бастырган, — әйтерсең, бөтен Нөркә, Имән авыллары сәхнәгә менгән, ә тамаша залы барыбер шыгрым тулы! Ни дисәң дә, мәдәниятле авылларыбызның берсе ул — Нөркә.